Татарстан - "Минем экспорт" федераль платформасында компанияләр активлыгы буенча Россиядә янә лидер

2024 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасы ел башыннан бирле платформа хезмәтләреннән актив файдаланган өчен «Цифрлаштыру сигезаягы» номинациясендә өченче тапкыр рәттән беренче урынны яулап, экспортерлар файдаланган электрон хезмәтләр саны буенча илдә лидер булып тора.

Хезмәтләр "Кече һәм урта эшмәкәрлек", шулай ук "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектлары кысаларында күрсәтелә.

Бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган Экспортка ярдәм инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясендә яңгырады.

Платформа предприятиеләргә бер мәйданчыкта 24/7 режимында гаять күп санда дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган хезмәтләр һәм сервислар алу, финанслауга заявкалар бирү, шулай ук кызыксындырган базарлар һәм аларның үлчәнгән карарлар кабул итү өчен продукциягә таләпләре буенча аналитика табу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International