Хөрмәтле Федераль таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сез илнең икътисадый мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү гаранты булып торасыз. Сез – гражданлык җаваплылыгы, югары профессионализм һәм сыйфатлы әзерлеккә ия булган чын патриотлар.
Традицияләрне тапшыру, традицияләрнең дәвамлылыгын һәм буыннар бәйләнешен тәэмин итү, яшь буын хезмәткәрләрен тәрбияләү – боларның барысын да таможня хезмәте ветераннары, үз гомерләрен илнең тышкы икътисадый мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган кешеләр башкара. Фидакарь хезмәтегез, кайчандыр сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.
Ихлас күңелдән озак елларга ныклы сәламәтлек телим, киләчәгегез яхшы һәм шатлыклы булсын!
Ихтирам белән, Мидхәт Шаһиәхмәтов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -
Татарстан Республикасы икътисад министры