Татарстанның 30 меңнән артык укучысы эшкуарлык нигезләренә өйрәнүләр узды

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Мәктәп бизнес-старты» проектының беренче этабы тәмамланды. Эшлекле уен форматында узган беренче этапта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 11 меңнән артык укучы катнашты.

Шулай итеп, 49 мәктәптә, шул исәптән Казанның 11 мәгариф учреждениесендә (3 меңнән артык укучы), Чаллыдан 10, шулай ук республиканың 17 районыннан 28 мәктәптә белем бирү чаралары үткәрелде.

«Мәктәп бизнес-старты проекты (аны оештыручылар - Икътисад министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге) инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә ул үзенең кирәклеген һәм актуальлеген исбатлады. Аның ярдәмендә балаларыбызга эшкуарлык нигезләренә бушлай өйрәнү, үзләренең финанс грамоталылыгын арттыру, үз бизнесларын ничек һәм нәрсәдән башларга икәнен аңлау өчен уникаль мөмкинлек бар. Өч ел йомгаклары буенча уку процессына республиканың эре һәм кече шәһәрләреннән һәм авылларыннан 30 меңнән артык укучы җәлеп ителгән», - диде  Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Эшлекле уен барышында урта сыйныф укучылары махсус эшләнгән программа буенча эшкуарлык нигезләрен өйрәнделәр. Укыту программасына шулай ук эшкуар портретын төзү, төп икътисадый төшенчәләр, тестлар, шулай ук индивидуаль бизнес-проектларны тәкъдир итү кебек биремнәр кергән.

«Мәктәп бизнес-старты» проектының чираттагы этабы эшкуарлык эшчәнлеген тирәнрәк өйрәнүне күздә тоткан командалы практик семинарлар булачак. Шул ук вакытта балалар белән Татарстанның гамәлдәге эшкуарлар шөгыльләнәчәк. Икенче этап тәмамлангач, анда катнашучылар шулай ук команда тарафыннан эшләнгән бизнес-проектларын тәкъдим итәчәкләр. Семинарлар октябрь ахырында ук башланачак.

Алдагы еллардагы кебек үк, ел ахырында катнашучыларны традициягә әверелгән мәктәп хәйрия ярминкәсе көтә, анда яшь эшкуарлар үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итә алачак.

2025 елда мәктәп бизнес-старты проекты үз эшен бизнес-кейслар чемпионаты форматында дәвам итәчәк. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слетын 2025 елның язында уздыру планлаштырыла. Барлык укыту процессының нәтиҗәсе җиңүче командаларны бүләкләү булачак. Төп бүләк – Мәскәүгә сәфәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International