Татарстан Икътисад министрлыгы вәкилләре Кама Тамагы районында булдылар

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

2024 елның 22 октябрендә Татарстан Икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булдылар.

ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева ТР РЛК һәм аның карамагындагы оешмалар (ЭЯФ һәм Гарфонд) вәкилләре белән берлектә район предприятиеләрендә булды («Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ, «Гипс компаниясе» ҖЧҖ һәм «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ), шулай ук эшкуарлар белән очрашты.

Эшкуарлар белән очрашу сорау-җавап форматында узды. Эшкуарлар күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштылар. Ведомство буйсынуындагы оешмаларга сораулар килде, алар буенча консультацияләр урында ук бирелде. 

Эшкуарларның берсе «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында ТР ЭЯФ аша микрозайм алу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ярдәм чарасыннан файдаланып, хәзерге вакытта ул районда «Богородская ярмарка» сәнәгать паркын төзү һәм аккредитацияләү белән шөгыльләнә. 

«Микрофинанс продуктына заявка әзерләүдә проблемалар тумады, документлар бик тиз каралды, ТР Гарантия фонды гарантиясен биргәннән соң, хупланган займ күләмен икеләтә арттырып булды, мондый кредит шартларын гади банклар бирә алмый: түбән процент, түләү срогы 3 елга кадәр. Бу бизнеска сизелерлек ярдәм», – дип уртаклашты ярдәм алучы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International