Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркында 2015 елның 10 декабрендә, Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсешенең Кама үзәге һәм Татарстан Республикасы цифрлы технологияләр үзәге башлангычы белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә, Яр Чаллы һәм «Кама аръягы» регионы Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашлыгында Татарстан Республикасы машина төзелеше кластер форумы оештырыла.
Форум Татарстан Республикасы машина төзелеше кластерының һәм гомумән тармакның агымдагы халәтенә һәм үсешенә бәя бирү максатында уздырыла. Форум кысаларында Татарстан Республикасы машина төзелеше кластерында эшчәнлек алып баручы һәм алып бару ихтималы булган субъектлар белән кайбер тематик чаралар үткәрү планлаштырыла.