Европа берлеге илләренә ничек экспортларга. Ихтимал булган хәвефләр

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 2015 елның 10 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Европа берлеге илләренә ничек экспортларга. Ихтимал булган хәвефләр».

Чара Park Inn by Radisson кунакханәсенең конференц-залында түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Лесгафт ур., 7. Тренинг 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү вакыты: 9:30. Уку нәтиҗәләре буенча һәр тыңлаучы катнашучы сертификатына ия була.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Алина Крохинага мөрәҗәгать итә аласыз, тел.: +7 (906) 326-27-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International