Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларны канәгатьләндергәндә газны куркынычсыз куллану буенча Инструкцияне раслау турында» Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча эшчәнлек потенциаль куркыныч объектларны эксплуатацияләү белән бәйле. Югарыда аталган эшчәнлекне башкаруга карата таләпләр билгеләүнең кирәклеге торак биналарда газ җиһазларының техник торышының канәгатьләнмәслек булуы аркасында көнкүрештә газ куллануга бәйле килеп чыккан аварияләрнең күп булуы белән аңлатыла.