2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль-икътисадый мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елда Россия Федерациясенең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән гамәлләр планы тикшерелде.