Икътисадый үсеш министрлыгында 2015 елда «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсы номинантлары исемлеген формалаштыралар

2016 елның 12 феврале, җомга


2015 елда «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия  конкурсының гаризаларны карау этабы кысаларында 2015 елда КФҮнең иң яхшы универсаль белгече исеменә илебезнең 55  төбәгеннән булган кандидатлар белән шәхси әңгәмәләр сессиясе старт алды.

Конкурс регламентына ярашлы рәвештә, гаризаларны карау 2016 елның 1 мартына төгәлләнәчәк, әлеге вакытка конкурсның барлык номинацияләре («КФнең иң яхшы универсаль белгече», «Иң яхшы КФҮ», «КФҮләрне мәгълүматлаштыру буенча иң яхшы тәҗрибә») буенча лауреат исемен дәгъвалаучылар исемлеге төзеләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International