Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында чыгыш ясады

2016 елның 13 феврале, шимбә


2015 елның 12 февралендә Россия Федерациясе  Дәүләт Думасында «Россия Федерациясе Федераль Җыенының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм Россия Банкының икътисадый үсешне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралары турында» дип аталган темага Парламент тыңлаулары оештырылды. 

Татарстан Республикасыннан республика  Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады. Аның чыгышы Татарстан Республикасында 2015 елда икътисад үсешенең тотрыклылыгын һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын тормышка ашыру йомгакларына багышланган иде. Үзенең чыгышында Илдар Халиков  икътисадка ярдәм программаларының төбәкләр һәм тулаем ил үсешендә нәтиҗәле чара булып торуын билгеләп үтте. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International