Аллы Яр Чаллы шәһәрендә генераль директоры Илья Кривогов җитәкчелегендәге Моношәһәрләрне үстерү фонды делегациясе булып китте. Делегацияне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова озатып йөрде.
Сәфәр барышында делегация сәнәгать зонасындагы юлларны карады: Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм республика бюджеты хисабына реконструкцияләнә торган Металлургия һәм Мотор, Производственный һәм Трубный проездлары булды.
Инвестицияле проектларның гамәлгә ашырылу барышы белән танышу максатында делегация Моношәһәрләрне үстерү фонды программалары кысаларында тормышка ашырыла торган инвестицияле проектлар: «Тэмпо» Кама металлургия заводы, «Үсеш» сәнәгать паркын һәм «Кама» Агросәнәгать комплексын, «Мастер» Кама индустриаль паркын һәм Кама Кристалл Технолоджины карадылар.