Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе эшче төркеме утырышы узды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе


Татарстан Республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе эшче төркеме утырышы узды.

Эшче төркем утырышында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәтне үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасындагы Республика килешүенең 2015 елда үтәлеше йомгаклары каралды.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International