Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре (АСИҮТ) резидентлары өчен табышка салым һәм оешма мөлкәтенә салым буенча ташламаларны күздә тоткан Татарстан Республикасы законнары имзаланды. Әлеге үзгәрешләр 2016 елның 28 гыйнварында (Россия Хөкүмәтенең 44 номерлы Карары) Яр Чаллы шәһәренең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алуга бәйле кабул ителде.
Беренче законга ярашлы, табышка салымның республика бюджетына күчерелә торган өлеше буенча салым ставкасы, тәүге табыш алганнан соң, беренче биш салым чоры дәвамында 5% булачак, ә алдагы биш салым чоры дәвамында исә ставка 10% тәшкил итәчәк.
Икенче законда АСИҮТ резидентларының мөлкәтне теркәгәннән соңгы 10 ел дәвамында мөлкәткә салымнан азат ителәчәкләре беркетелгән.
Татарстан Республикасының яңа кабул ителгән әлеге законнары белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Моношәһәрләр территорияләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре» дип аталган махсус бүлегендә танышырга мөмкин.