Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Актаныш һәм Сарман муниципаль район Советлары утырышларында катнашты

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  Васыйл  Шәйхразыевның  Актаныш һәм Сарман муниципаль районнарына эш сәфәрендә катнашты.

Сарман муниципаль районына сәфәр вакытында социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортны карадылар,  йортка  беренчеләрдән булып күченгән Л.Р.Степанова гаиләсенә бүләкләр тапшырдылар, һәм шулай ук  «Сарман аграр колледжы» Урта һөнәри белем бирүнең Дәүләт автоном белем бирү учреждениесе Ресурс үзәгенең уку-методик, матди-техник базасы белән таныштылар.  

Эш сәфәре Сарман муниципаль район Советының «2015 елда Сарман муниципаль районы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган утырышы белән төгәлләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International