Өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының 2016 елның 24 февралендә үткән җиденче утырышында 2015 ел өчен районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар.
Кама Тамагы муниципаль районына Совет утырышында катнашу максаты белән килгән «ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» КБО генераль директоры Андрей Афонин шулай ук коры төзелеш материаллары җитештерү буенча гипс заводы һәм ачылышы 2016 елның мартына планлаштырылган май җитештерү заводын ачуда катнашты.