Буа муниципаль районында 2015 ел өчен социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясадылар

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе


«Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе  Дилүс Шәвәлиев 2016 елның  24 февралендә эш визиты кысаларында Буа муниципаль районында булды. Ул анда «2015 елда Буа муниципаль районы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган Буа муниципаль район Советының бишенче утырышында катнашты.

Шул ук көнне Дилүс Шәвәлиев  «Яшьлек» Спорт залы һәм  «Мәдәни үсеш үзәге» ачылышы тантанасында катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International