«Интеллектуаль милек базары аша инновацияле үсеш» форумы Мәскәүдә 18 майда уздырыла

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә  Г.В. Плеханов исемендәге  Россия икътисад университетында 2016 елның 18 маенда «Интеллектуаль милек базары аша инновацияле үсеш» VIII Халыкара форум уздырыла. 

Халыкара форум ел саен оештырыла һәм интеллектуаль милек өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрдә, әйдәп баручы белгечләрдә һәм экспертларда  һәрвакыт кызыксыну уята. Алдарак үткән форумнар документлары һәм материаллары җыентыкларын һәм чираттагы форум программасы проектын  Форум дирекциясе сайтында табарга була: www.rniiis.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International