Россия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кишәрлекләрне өч елдан артык арендалаган гражданнарга һәм юридик затларга мондый кишәрлекләрне шәхси милек итеп яисә арендага торгиларсыз гына тапшыру процедурасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты кертелде.
Закон проектына ярашлы рәвештә, җир кишәрлекләре арендаторларына мондый җир кишәрлекләре белән эш итәргә вәкаләтле хакимият органнарына җир кишәрлекләрен тиешле итеп куллануны раслаучы белешмә тапшыру таләп ителмәячәк. Әлеге мәгълүматны хакимият органнары Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең территориаль органнарыннан алачак.