РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2016-2017 елларга Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Юл картасын раслау турындагы күрсәтмәгә кул куйды.
Документта, эшкуарларның гомумроссия иҗтимагый оешмаларын, әйдәп баручы фәнни һәм эксперт оешмаларын җәлеп итеп, башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар планы каралган, һәм ул контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Анда 9 төп юнәлеш буенча 76 чара билгеләнгән, аларның башкарылу вакытлары һәм җаваплы затлары күрсәтелгән.