Дәүләт органнарының һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) хезмәтләреннән файдаланган гражданнар игътибарына

2016 елның 8 апреле, җомга

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан хезмәт күрсәтүләрнең тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап,  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча эшләнгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.

Хакимиятнең федераль органнары хезмәт күрсәтүләрен, шул исәптән КФҮкә мөрәҗәгать итү  аша  алган гражданнар, түбәндә күрсәтелгән ысулларның үзләре өчен иң уңайлысын сайлап, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына бәя бирү мөмкинлегенә ия булдылар: 
- «0919» рәсми кыска номеры аша бушлай СМС-сораштыруда катнашу аша; 
- «Сезнең контроль» (vashkontrol.ru) мәгълүмат-аналитика системасы ярдәмендә;
- Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы кысаларында КФҮнең рәсми сайты аша: uslugi.tatarstan.ru/mfc;
-  КФҮ һәм республика хакмият органнары биналарында урнаштырылган  «Электрон хөкүмәт» инфоматы ярдәмендә.

Әлеге ысуллар аша Росреестр, ЭЭМ, Миграция һәм Салым хезмәтләре, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Суд приставларының Федераль хезмәте, Роспотребнадзор һәм Росимущество.хезмәтләрен бәяләү мөмкинлеге тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International