2016 елның 17-18 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты уздырыла.
Слетны Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды һәм Россия Инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәрә.
Слетны үткәрүнең максаты - уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлеген стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү, мәктәп укучылары, вузда укучы яшьләр һәм предприятиеләр арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.
Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://www.tcnti.ru/slet_molodyh_innovatorov