Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада тапшыруга карата яңа таләпләр расланды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 мартындагы 236нчы карары белән  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада тапшыруга карата яңа таләпләр расланды.

Яңа таләпләр белән түбәндәгеләр билгеләнде: гариза бирүче, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталын, хезмәт күрсәтүләрнең төбәк порталын һәм хакимият органнарының рәсми сайтларын кулланып, электрон формада хезмәт күрсәтүләрне алганда башкарырга хокуклы гамәлләр составы тиешле хезмәт күрсәтүләрнең административ регламентларында билгеләнә. Моннан тыш, административ регламентка электрон формадагы гамәлләрне үтәү эзлеклелеге, башкару сроклары, һәм шулай ук аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International