ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Хезмәт  һәм социаль яклау министрлыгының бу турыдагы   «Ана (гаилә) капиталы акчаларын (акчаларның бер өлешен) пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаудан баш тарту кагыйдәләрен раслау турында» 2016 елның 11 мартындагы 100н номерлы боерыгы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында 2016 елның 4 маенда теркәлгән.

 

2016 елның 3-5 июне көннәрендә «Ялта - Интурист» Кунакханә комплексында (Ялта ш., Дражинский ур., 50) Кырым Республикасы Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәме белән Россия җитештерүчеләренең «РосЭкспоКырым»  III  махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылачак.

 

«Г.В.Плеханов ис. Россия икътисад университеты» ЮБ ФДБББУ (Мәскәү ш.) 2016 елның 10 маеннан 25 июненә кадәр «Россия капитаннары»  Иң яхшы социаль-эшкуарлык проектлары» конкурсын үткәрә.

 

«Кама кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсеше үзәге» АКБО  машина төзелеше, полимер һәм ИТ-кластерларда катнашучы предприятиеләрне «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры»  Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының финанс ярдәме белән  Ульяновск өлкәсенә оештырыла торган  бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бизнес-миссия 2016 елның 15-17 июне көннәрендә уздырыла.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан  «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында  (коммуналь хезмәтләрне кулланучылар һәм ресурслар белән тәэмин итү оешмалары арасында шартнамә мөнәсәбәтләренең яңа системасына күчү турында)» федераль закон проекты (алга таба – закон проекты) буенча гавами  консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгать керде.

 

Бу турыдагы килешүне  Интеллектуаль милек буенча  Федераль хезмәте (Роспатент) җитәкчесе Григорий Ивлиев һәм «РОСНАНО» ИК Идарәсе рәисе  Анатолий Чубайс имзаладылар.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  2016 елның 14 октябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак  «InRussia» Халыкара бизнес-конференциясендә катнашу өчен теркәлү башлануы турында хәбәр итә. Әлеге чара халыкара бизнес һәм Россия ягыннан булган әңгәмәдәшләр – ихтимал булган бизнес партнерлар, үсеш институтлары, хакимият органнары диалогы өчен мәйданчык булачак. 

 


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2015 елда  Россиянең барлык  субъектларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге  1738-р номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандарты кертелгән иде. Шуңа ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарларына мониторинг үткәрелде.

Татарстан Республикасы тулаем төбәк продукты структурасында авыл хуҗалыгының өлеше 7,1%ка җитә, ә гомумроссия авыл хуҗалыгы җитештерүендә – 4,2%.

2015 ел  йомгаклары буенча терлек һәм кош итен җитештерү  468,5 мең тонна (101%), сөт – 1750,7 мең тонна (101%) тәшкил итте.

2016 елның 12 маенда  Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында   2016 елның 1 кварталы өчен Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карауга, һәм шулай ук 2016 елдагы эшчәнлекнең фаразланган нәтиҗәләренә багышланган баланс комиссиясе утырышы узды.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм  социаль яклау министрлыгында 2016 елның 11 маенда Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы уздырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International