2015 елда Россиянең барлык субъектларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандарты кертелгән иде. Шуңа ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарларына мониторинг үткәрелде.
Татарстан Республикасы тулаем төбәк продукты структурасында авыл хуҗалыгының өлеше 7,1%ка җитә, ә гомумроссия авыл хуҗалыгы җитештерүендә – 4,2%.
2015 ел йомгаклары буенча терлек һәм кош итен җитештерү 468,5 мең тонна (101%), сөт – 1750,7 мең тонна (101%) тәшкил итте.