2016 елның 28 апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән «2016 елда ана (гаилә) капиталы акчалары хисабына бер тапкыр түләнә торган түләү турында» федераль закон проекты каралды һәм хупланды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Дәүләт кадастр бәясе турында» федераль закон проекты кертелде.
Хәзерге вакытта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) нигезләре турында» федераль закон проектына гавами тикшерү процедурасы үткәрелә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71нче еллыгына багышланган Парад Яр Чаллы шәһәрендә «Ватан ана» мемориаль комплексы янындагы мәйданда иртәнге 10:00 сәгатьтә башланды.
Министрлык коллективының лаеклы ялдагы өлкән коллегалары белән Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан очрашуы инде күркәм гадәткә әйләнеп китте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев министрлык ветераны – тыл хезмәткәре Кушаев Феликс Габбасович янында булды. Министр урынбасары ветеранны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады һәм Феликс Габбасовичка бүләкләр тапшырды.
Хәзерге вакытта «Ел вакыйгасы. Россия 2015» интернет тавыш бирүнең финал этабы уза. Аның кысаларында интернеттан файдаланучылар Россиянең 2015 елдагы төп индустриаль һәм инфраструктур проектларын сайлап ала алалар.
2016 елның 25 апрелендә Милли технологик инициативаның (МТИ) «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО һәм «Россия венчур компаниясе» ААҖ белән берлектә үткәрелә торган Төбәк конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Россия Федерациясе субъектларыннан алынган гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җиңүчеләр арасына керде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Физик затларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын бозучы коллекторлык эшчәнлегенә (бурычларны кире кайтару буенча эшчәнлек) каршы тору буенча кичектергесез чаралар турында» Татарстан Республикасы закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшләнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен «Сезнең базарга керә алуыгыз» - smb.tattis.ru порталы ярдәмендә белем бирү семинарлары үткәрә.