Бу турыдагы килешүне Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәте (Роспатент) җитәкчесе Григорий Ивлиев һәм «РОСНАНО» ИК Идарәсе рәисе Анатолий Чубайс имзаладылар.
Документта интеллектуаль милек сферасында законнарны камилләштерү, профильле белгечләрне әзерләү системасын үстерү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү, Россиядә наноиндустрияне һәм интеллектуаль милек сферасын инновацияле үстерү буенча тырышлыкларны бергә туплау буенча уртак эш юнәлешләре теркәлгән.