«InRussia» Халыкара бизнес-конференциясендә катнашу өчен теркәлү башланды

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  2016 елның 14 октябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак  «InRussia» Халыкара бизнес-конференциясендә катнашу өчен теркәлү башлануы турында хәбәр итә. Әлеге чара халыкара бизнес һәм Россия ягыннан булган әңгәмәдәшләр – ихтимал булган бизнес партнерлар, үсеш институтлары, хакимият органнары диалогы өчен мәйданчык булачак. 

Татарстан Республикасы эшкуарларын «InRussia» конференциясендә катнашырга чакырабыз. Теркәлү узу, һәм шулай ук башкалар турында тулырак мәгълүматны конференциянең рәсми сайтында алырга мөмкин: http://inrussia.pro/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International