Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Структур реформалар өстенлекләре һәм тотрыклы икътисадый үсеш» юнәлеше буенча РФ Президенты каршындагы Икътисадый советның эшче төркеме составына керде.
2016 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты.
2015 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Рнспубликасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү кысаларында Татарстан Республикасы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарына мониторинг үткәрелде.
«Алексеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Забота» социаль приюты» ДКУ һәм «Казан сәламәтлекләре ягыннан чикле ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен 11нче интернат мәктәп» ДБББУ тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә 2016 елның 15 маенда «Балаларга елмаю бүләк ит» хәйрия концертын карадылар.
Икътисадый үсеш министрлыгы Россия кластерларын үстерү өчен "5-100" " (Россия вузларының дөнья йөзлегенә чыгуы буенча) белем бирү проекты аналогын эшли. Бу турыда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин Петербург халыкара кластерлар конференциясендә хәбәр итте.
2016 елның 1-2 июне көннәрендә Самара шәһәрендә «Инновацияләр көне» II Россия - Швейцария форумы узачак. Чара Россия Федерациясенең Лозаннадагы Почётлы консулы Ф.Паулсен инициативасы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының сәнәгать комитеты, Россия Машина төзүчеләре берлеге һәм Самара өлкәсе хөкүмәте (алга таба – Форум) ярдәме белән оештырылды.
2016 елның 7-10 июне көннәрендә Иннополис мәйданчыгында «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе-2016» конференциясе (алга таба – СРЦИ) узачак.
2016 елның 13 маенда «Кайнау ноктасы» бәхәсләр мәйданчыгында (Мәскәү шәһәре) «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Ленинград өлкәсе хөкүмәте белән берлектә оештырылган «түгәрәк өстәл» узды. Чара вакытында агымдагы икътисадый шартларда инвестицияле эшчәнлеккә ярдәм һәм уртак карарлар эшләү турындагы сораулар тикшерелде.
2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать кластерын формалаштыру сорауларына багышланган киңәшмә үткәрелде.
2016 елның 13-17 мае көннәрендә Казанда, «Ривьера» Кунакханә-күңел ачу комплексында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Ретт синдромы буенча VIII Бөтендөнья конгрессы узды.