Ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаудан Россия Федерациясе Пенсия фондында баш тартырга мөмкин

2016 елның 13 мае, җомга

Россия Федерациясе Хезмәт  һәм социаль яклау министрлыгының бу турыдагы   «Ана (гаилә) капиталы акчаларын (акчаларның бер өлешен) пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаудан баш тарту кагыйдәләрен раслау турында» 2016 елның 11 мартындагы 100н номерлы боерыгы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында 2016 елның 4 маенда теркәлгән.

Документка ярашлы рәвештә, пенсиянең тупланма өлешен билгеләгән көнгә кадәр, ана капиталы акчаларын закон тарафыннан каралган юнәлешләрдә кулланырга ниятләгән вакытта, хатын-кыз ана капиталы һәм аны инвестицияләүдән кергән керемнәрне пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаудан баш тарта алуга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International