Машина төзелеше, полимер һәм ИТ-кластерларда катнашучы предприятиеләр игътибарына!

2016 елның 13 мае, җомга

«Кама кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсеше үзәге» АКБО  машина төзелеше, полимер һәм ИТ-кластерларда катнашучы предприятиеләрне «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры»  Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының финанс ярдәме белән  Ульяновск өлкәсенә оештырыла торган  бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бизнес-миссия 2016 елның 15-17 июне көннәрендә уздырыла.

Әгәр Сезнең әлеге чарада катнашырга теләгегез бар  икән, гаризаларыгызны 19 майдан да соңга калмыйча, түбәндәге электрон адрес буенча юллавыгызны сорыйбыз: sidiryakova.s@chelny-invest.ru. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 8-905-371-49-63, 8(8552)53-43-54 (Сидирякова Светлана).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International