Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2016 елның 11 маенда Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы уздырылды.
Эшче төркем утырышында 2016 елда Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең ялын һәм аларны савыктыруны оештыру, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәткәрләрнең хокукларын бозулар, килешүләр һәм коллектив шартнамәләр кысаларында әлеге хокукларны яклау турындагы сораулар каралды.