Инвестицион эшчәнлеккә ярдәм күрсәтү сораулары буенча «түгәрәк өстәл» уздырылды

2016 елның 13 мае, җомга

2016 елның 13 маенда «Кайнау ноктасы» бәхәсләр мәйданчыгында (Мәскәү шәһәре) «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Ленинград өлкәсе хөкүмәте белән берлектә оештырылган «түгәрәк өстәл»  узды. Чара вакытында агымдагы икътисадый шартларда инвестицияле эшчәнлеккә ярдәм һәм уртак карарлар эшләү турындагы сораулар тикшерелде.

Чарада башкарма хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре һәм тышкы экспертлар катнашты. Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International