Казанда Ретт синдромы буенча VIII Бөтендөнья конгрессы узды

2016 елның 13 мае, җомга

2016 елның 13-17 мае көннәрендә  Казанда,  «Ривьера» Кунакханә-күңел ачу комплексында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән  Ретт синдромы буенча VIII Бөтендөнья конгрессы узды.

Конгрессның максаты – Ретт синдромы һәм башка сирәк авыруларның күп аспектлы проблематикасы белән таныштыру, Россиянең һәм гомумән бөтен дөньяның «сирәк»  гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү юнәлешендә башкарылырга тиешле  гамәлләрнең үзара көйләнгән булуының мөһимлеген ассызыклау.

Конгрессның фәнни комитетын Австралиядән, Бөекбританиядән, Израильдән, Италиядән, Нидерландлардан, Россиядән, АКШтан, Франциядән, Япониядән булган 15 галим тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International