2016 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Утырыш Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә уздырылды.
Утырышта Россия Президентының 2012 елның 7 маендагы Указында билгеләнгән күрсәтмәләрне үтәү барышы тикшерелде.
Россия Президенты указларда күрсәтелгән бурычларның Россия Федерациясенең бөтен территориясендә үтәлергә тиешлеген билгеләп үтте.