Икътисадый үсеш министрлыгы Россия кластерларын үстерү өчен "5-100" " (Россия вузларының дөнья йөзлегенә чыгуы буенча) белем бирү проекты аналогын эшли. Бу турыда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин Петербург халыкара кластерлар конференциясендә хәбәр итте.
Проект кластерларны алга этәрү, аларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм идарә итүнең сыйфатын күтәрүгә бәйле.
Проектның төп шартлары инде әзерләнгән, барлык кластерлар белән килештерелгәннән соң, программада катнашучыларны сайлап алу конкурсы игълан ителәчәк.