2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать кластерын формалаштыру сорауларына багышланган киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында җиңел сәнәгать кластерын формалаштыруга һәм аны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать кластерлары реестрына кертү өчен гариза бирүгә кагылышлы кайбер мөһим сораулар күтәрелде.
Эшче төркем әгъзалары «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» Халыкара конференциясе кысаларында сәнәгать кластерларына багышланган «түгәрәк өстәл» эшендә катнашырга карар кылдылар.