ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында 2016 елның 26-27 мае көннәрендә Мәскәүдә «Экспоүзәк» Үзәк күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында (Краснопресненская набережная, 14)  Кече һәм урта эшкуарлыкка инновацияле инфраструктура ярдәме оешмаларының ел саен үткәреләчәк Беренче гомумроссия конгрессы (алга таба – Конгресс) оештырыла.

 

Агымдагы елның 15-19 мае көннәрендә 700 катнашучы корабльләрдә, Волгоград шәһәрендә тукталыш ясап,  «Самара - Әстерхан» маршруты буенча йөзделәр.

 

2016 елның июнендә Белем бирү проектының  «Экспортка кереш: экспорт проектының эшчәнлек циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» дип аталган беренче курсы буенча укулар башлана. 

2016 елның 16 маенда Белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия экспорт үзәге эш башлаучы экспортерлар өчен www.exportedu.ru мәгълүмат порталын эшләтеп җибәрүне игълан итте.

 

2016 елның 17 маенда  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында» 1054599-6 номерлы федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.

18 майда «Идарә осталыгы: төбәк командаларын үстерү» белем бирү программасының беренче модуле ачылды. Программа РАНХиГС экспертлары тарафыннан Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә эшләнде.

 


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

"Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына  үзгәрешләр кертү хакында" 2015 елның 29 декабрендәге 404-ФЗ номерлы Федераль закон буенча калдыклар белән эш итү өлкәсендә оешмалар тарафыннан яңа лицензияләр алу турындагы таләпләрнең үз көченә керү срогы 2016 елның 1 июленә кадәр күчерелгәнен исегезгә төшерәбез.

 

Профориентация һәм карьера үсеше үзәге һөнәри ориентация һәм яшьләрне үстерү системасын камилләштерү буенча  «Уңыш траекториясе»  дип аталган бөтенроссия порталын оештыра.

 

 


17
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 16 маенда 14.00 сәгатьтә Казан ш., Чернышевский ур., 33, оф. 15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының конференц-залында Фондның җаваплылык йөкләмәсен алу программасында катнашу өчен лизинг компанияләре тарафыннан бирелгән гаризалар конвертларын ачу чарасы уздырылды. 

Агымдагы елның 1 маеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык (алга таба - КУЭ) субъектларыннан сатып алу планнарын мониторинглауны һәм бәяләүне үткәрә. Хисап чорында Татарстан Республикасының сайлап алынган 10 заказчысының КУЭтан сатып алу өлеше планлаштырылган сатып алуларның гомуми суммасыннан уртача 35%ка кадәр үсте һәм 8 млрд сумнан артыкка җитте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International