Илдар Халиков РФ Президенты каршындагы Икътисадый советның эшче төркеме составына керде

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков «Структур реформалар өстенлекләре һәм тотрыклы икътисадый үсеш» юнәлеше буенча РФ Президенты каршындагы Икътисадый советның эшче төркеме составына керде.

Бу турындагы боерык бүген Кремль сайтында басылды (http://kremlin.ru/events/councils/51925).

Документка ярашлы рәвештә, эшче төркемнең төп функцияләре тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итүгә һәм структур реформаларны гамәлгә ашыруга каршылык тудыра торган актуаль проблемаларны билгеләү, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешен һәм дәүләт хакимияте һәм дәүләт идарәсе һ.б. өлкәләрдәге хәлләрнең торышын анализлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International