«Идея» технопаркында 2016 елның 20 маенда Республика робот техникасы фестивале уздырылды. Ярышларда Татарстанның 14 шәһәре һәм районыннан килгән 100 мәктәп укучысы катнашты.
2016 елның 16-21 май көннәрендә Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Югары икътисад мәктәбе» Милли-тикшеренү университеты белән берлектә, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре өчен Германия һәм Франция сәнәгать мәйданчыкларына эшлекле миссия оештырды.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү һәм гамәлгә кертүнең төп юнәлешләре турындагы күрсәтмәгә кул куйды.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «I-V класслы куркыныч калдыкларны куркынычлыкның конкрет классына кертүне раслау тәртибен раслау турында» боерыгы проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүнең тискәре бәяләмәсен бастырды.
2016 елның 16-20 мае көннәрендә «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарының үсеше» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге тарафыннан 1 405 080 сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчалар транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына (метанга) күчерүне җиһазлауга киткән акчаларның 30%ын капларга тотылды.
23-27 май көннәрендә Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә Крокус-Экспо мәйданчыгында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Rusia) милли чемпионаты финалы уза.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Яр Чаллы шәһәре һәм Россия Саклык банкы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм “Саклык банкы” ГАҖ Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Максим Полетаев имзаладылар.
Агымдагы елның 23 маенда 17:00 сәгатьтә «Химград» Технополисында Казан заманча төрү заводын ачу һәм ике предприятие - «ТРЭМ-Казан» ЯАҖ һәм «Ирвис» ФҖП» ҖЧҖ - төзелешен башлап җибәрү тантаналары узачак. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
2016 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында онлайн режимда алып барылачак Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы комиссия утырышы үткәрелә.
Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Мәскәүдә «Граждан-хокук әйләнеше хокукларын интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә җәелдерү» соравы буенча Роспатент Коллегиясе утырышын уздыра. Утырышның көн тәртибе буенча Роспатент җитәкчесе Г.П. Ивлиевнең чыгышы планлаштырылган, һәм шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Федераль хезмәт, «Сколково» фонды, «РТЮ» ААҖ һ.б. вәкилләренең чыгыш ясаулары да көтелә.