Агымдагы елның 23 маенда 17:00 сәгатьтә «Химград» Технополисында Казан заманча төрү заводын ачу һәм ике предприятие - «ТРЭМ-Казан» ЯАҖ һәм «Ирвис» ФҖП» ҖЧҖ - төзелешен башлап җибәрү тантаналары узачак. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
«ТРЭМ-Казан» ЯАҖ производстволарының газ-динамик тыгызлаулары нефть эшкәртү, нефть-химия, газ табу һәм газ эшкәртү предприятиеләре цехлары составында, һәм шулай ук Россия Федерациясе газ транспорты системасы составында эшли.
Рөстәм Миңнеханов «Химград» Технополисы территориясендә агрессив булмаган яну һәм инерт газларның күләмен һәм чыгымнарын үлчәү средстволарын җитештерү буенча яңа завод төзелешенә старт бирәчәк. Предприятиедә «Ирвис» ФҖП» ҖЧҖ газ үлчәү һәм исәпләү приборлары, һәм шулай ук пар исәпләгечләре җитештерү планлаштырыла.