Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе Германия һәм Франция сәнәгать мәйданчыкларына эшлекле миссия үткәрде

2016 елның 21 мае, шимбә

2016 елның 16-21 май көннәрендә Кластерлар һәм технопарклар  ассоциациясе, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм  «Югары икътисад мәктәбе» Милли-тикшеренү университеты белән берлектә, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре өчен Германия һәм Франция сәнәгать мәйданчыкларына эшлекле миссия оештырды.

Программа сәнәгать кластерларын һәм технопаркларын төзү, куллану һәм үстерү буенча халыкара тәҗрибәне өйрәнү, һәм шулай ук Россия Федерациясе территориясендәге сәнәгать кластерлары һәм технопаркларының гамәли эшчәнлегенә чит ил тәҗрибәсен җайлауның методологик ысулларын эшләү максатларында оештырылды.

Чит илгә миссия нәтиҗәләре буенча «юл карталары» эшләнәчәк. Алар Россия Федерациясе территориясендә сәнәгать кластерлары һәм технопарклары эшчәнлегенең халыкара стандартларын җайлаштырырга һәм гамәлгә кертергә булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International