«Идея» технопаркында 2016 елның 20 маенда Республика робот техникасы фестивале уздырылды. Ярышларда Татарстанның 14 шәһәре һәм районыннан килгән 100 мәктәп укучысы катнашты.
Робот техникасы фестивале традицион рәвештә 4 категория буенча уздырыла: «Линияләр буенча узышу», «Сумо. Маневрлар ясау», «Кегельринг-Квадро» һәм «Иҗади категория: кешеләр өчен роботлар».
Тамашачыларда да, хөкемдарлар коллегиясендә дә иҗади категория аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә һәркем үз роботын ясады, аннан соң катнашучылар һәм хөкемдарлар игътибарына тәкъдим итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар билгеләнде.