2016 елның 16-20 мае көннәрендә «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарының үсеше» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге тарафыннан 1 405 080 сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчалар транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына (метанга) күчерүне җиһазлауга киткән акчаларның 30%ын капларга тотылды.
Яңа төр җиһаз урнаштырылган транспорт чараларының гомуми саны 44не тәшкил итә, шуларның 17 физик затларныкы, 27се юридик затларга карый.