Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү һәм гамәлгә кертүнең төп юнәлешләре расланды

2016 елның 20 мае, җомга

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү һәм гамәлгә кертүнең төп юнәлешләре турындагы күрсәтмәгә кул куйды.

Документ 2016-2017 елларга Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар планының («юл картасының») III бүлеге 24 пунктын үтәү йөзеннән эшләнде.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы план-графикны гамәлгә ашыруны методик яктан озата баруны тәэмин итә. Агымдагы елның сентябрендә пилот проектының нәтиҗәләре РФ Хөкүмәтенә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International