Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Яр Чаллы шәһәре һәм Россия Саклык банкы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм “Саклык банкы” ГАҖ Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Максим Полетаев имзаладылар.
Хезмәттәшлекнең төп юнәлеше Яр Чаллыдагы Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (АСИҮТ) резидентлары өчен проект һәм программаларны эшләү булыр, дип көтелә. Килешү кысаларында Саклык банкы АСИҮТ резидентлары өчен, аларның эшчәнлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып, махсус продукцияләр турында тәкъдимнәр эшләүне, резидентларга кредитлау мөмкинлекләре турында хәбәр җиткереп торуны, акчасыз исәп-хисапларның нәтиҗәле системасын гамәлгә ашыру өчен шартлар тәэмин итүне планлаштыра.