Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Мәскәүдә «Граждан-хокук әйләнеше хокукларын интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә җәелдерү» соравы буенча Роспатент Коллегиясе утырышын уздыра. Утырышның көн тәртибе буенча Роспатент җитәкчесе Г.П. Ивлиевнең чыгышы планлаштырылган, һәм шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Федераль хезмәт, «Сколково» фонды, «РТЮ» ААҖ һ.б. вәкилләренең чыгыш ясаулары да көтелә.
Әлеге чара Россия төбәкләренең видеоконференция режимында катнашуын күз уңында тота. Видеоконференцэлемтә 2016 елның 24 маенда 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасында урнаштырылачак: 420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб.429.