ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2016 ел
шимбә

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Торак кодексына һәм РФнең башка закон актларына (лицензия таләпләрен бозган өчен идарәче оешмаларның җаваплылыгын кырысландыру өлешендә) үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү буенча тискәре бәяләмәсен бастырды.

 


10
июнь, 2016 ел
җомга

Россия Президентының яңа махсус икътисадый зоналар (МИЗ) төзүне туктату турындагы карары дөрес һәм Татарстанга йогынты ясамаячак. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Президенты РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә ТР Хөкүмәт йортында уздырылган киңәшмәләр узганнан соң белдерде.

 

Татарстан Республикасын дөньяның 140 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләре бәйли, узган ел экспорт күләме 11,4 млрд АКШ долларын тәшкил итте, экспорт күләме буенча Татарстан илдә бишенче позицияне били, ә Идел буе федераль округында беренче урында тора. Әлеге мәгълүматны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чимал булмаган экспортка ярдәм һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сорауларына багышланган киңәшмәдә китерде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның  8-9 июне көннәрендә Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары уздырылды. Утырышларны   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов алып барды.

 

2016 елның 26 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Россия Федерациясе Салым кодексының 333.35 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты каралды һәм хупланды.

 


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 2 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»  федераль закон проекты каралды һәм хупланды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2016 елның 1 июнендәге 1078-р номерлы карары белән «Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә хокукый җайлауны камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендә эшкуарлык климатын яхшырту» турындагы чаралар планына («юл картасына») үзгәрешләр кертелде.

 

2016 елның 22 июнендә «Иннополис» Махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узачак. Утырышта тагын биш компаниянең  «Иннополис» МИЗнда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген башлап җибәрүе турында килешү төзү хакындагы гаризаларны тикшерү планлаштырыла. Күзәтчелек советында бизнес-план проектларын яклау резидент статусын алуга гаризаларны карауның беренче этабы булып тора. 

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан яңа кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен  smb.tattis.ru  мәгълүмат порталы эшләнде.

 

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән 2030 елга кадәр кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү стратегиясен раслау турында боерыкка кул куйды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International