ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы узды. Совет Президиумы утырышында Татарстан Рспубликасы халкына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар һәм муниципаль районнар, шәһәр округлары җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халык арасында уздырылган сораштырулар йомгаклары хакындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.  

 

2016 елның 30 маенда Россия Федерациясе министры Михаил Абызов рәислегендә Административ реформаны үткәрү буенча Хөкүмәт подкомиссиясе каршындагы башкарма хакимиятнең федераль органнарының рөхсәт бирү һәм контроль (күзәтчелек) функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышы уздырылды.

 

«Время России» челтәр басмасы һәм «Время России» басма альманахы «Ел вакыйгасы. Россия 2015» интернет тавыш бирүне тәкъдим итә.

 

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Финанслар министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Сделкалар турында хәбәрләр реестрын төзү һәм нотариатның бердәм мәгълүмат системасында йөкләнешләр өлешендә  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү турында тискәре бәяләмәсен бастырды.

 


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2000 елдан башлап, ел саен  «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) уздырыла. Конкурсның максаты – оешмалар дәрәҗәсендә социаль сорауларны хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

 

Хәзер, үтә күренмәле булмаган «турыдан-туры» сатып алулар урынына, оешмалар товарларны көндәшлекле процедураларны электрон формада үткәрү юлы белән сатып ала алачаклар.

 

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан (далее - ГУП «Агентство по госзаказу») атна саен белем бирү семинарлары уздырыла.

 

2016 елның июнендә Мәскәү шәһәрендә  VII Евразия маркетологлар форумы (2016 ел, 7-10 июнь көннәре, Плеханов ис. РИУ); III  «Социаль маркетинг һәм коммуникацияләр» конференциясе (2016 ел, 21-22 июнь көннәре, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы) узачак.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 6 июнендә түбәндәге адрес буенча урнашкан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасына күченгән Татарстан Республикасы Гарантия фондына килде: Казан ш., Мәскәү ур., 55. Исегезгә төшерик: әлеге адрес буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерүнең бердәм дәүләт үзәге дә ачылды.

 


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында Томск өлкәсе эшкуарларының Татарстан Республикасына сәфәре оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International