2016 елның 22 июнендә «Иннополис» Махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узачак

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 22 июнендә «Иннополис» Махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узачак. Утырышта тагын биш компаниянең  «Иннополис» МИЗнда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген башлап җибәрүе турында килешү төзү хакындагы гаризаларны тикшерү планлаштырыла. Күзәтчелек советында бизнес-план проектларын яклау резидент статусын алуга гаризаларны карауның беренче этабы булып тора. Алга таба проектлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Махсус икътисадый зоналарга компанияләрне техник-гамәлгә кертү буенча эксперт советы тарафыннан каралырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International