13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы сенаторлары катнашында киңәшмә узды.
Ел башыннан Татарстан эшкуарлары тарафыннан федераль ярдәм программалары буенча 45 млрд.сумга якын акча җәлеп ителгән, республика чаралары кысаларында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә тагын 5,5 млрд.сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе туры эфирында Эшкуарлыкны үстерү һәм конкуренция департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов сөйләде.
10 сентябрьдә Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы эшли башлады. Татарстан Республикасын бизнес-миссия кысаларында 3 компания тәкъдим итә.
Казанда «Шәхси бренд файдасына 7:0» темасына Татарстан эшлекле хатын-кызларының VII форумы узды. Форум кысаларында «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Экспортка ярдәм итү үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
2023 елның 15 сентябреннән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган акредитацияләнгән индустриаль (сәнәгать) паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре тарафыннан кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнарны түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия алуга гаризалар кабул итә башлый.
Беренче марафон Татарстанда 500дән артык катнашучыны колачлады. Чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ике атналык бушлай программа Татарстан эшкуарларын Ozon маркетплейсында товарларны алга этәрергә өйрәтәчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр өчен юридик һәм бухгалтерлык хезмәтләре күрсәтү буенча бушлай хезмәт күрсәтте.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «ПЛКГРУП» ҖЧҖ нефть һәм газ чыгару предприятиеләре өчен җиһазлар җитештерү предприятиесе «Ярдәм - 2023» һәм «Кабатланмый торган андеррайтинг механизмы» программалары буенча заем акчаларын алган. Займ акчаларын җәлеп итүдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды ярдәм итте, ул 31,4 млн сум күләмендә поручительлек бирде.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге 13 сентябрьдә экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү инструментлары һәм үсеше турында бушлай вебинар үткәрәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге дәүләттән ярты миллион сумга кадәр грант алырга теләүчеләр өчен өч көнлек укыту үткәрәчәк.